«Юл хәрәкәте законы – һәркемгә таныш»: уен-сәяхәт (6+)

24 июньнән 29 июньгә кадәр мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен Үзәк балалар китапханәсе, укучыларга юлларда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында искә төшерү өчен,  «Юл хәрәкәте законы – һәркемгә таныш» дигән уен-сәяхәт уздырды. 

Фото
цдб пдд (2)
цдб пдд (3)
цдб пдд
цдб пдд (5)

Плакатта ясалган шәһәр урамы буйлап йөреп һәм төрле биналар янында тукталыш ясап, балалар биремнәр үтәде. «Стадион»да велосипед йөртү һәм велосипедчы вазифалары турында үз белемнәре белән уртаклашты. «Мәктәп» тукталышында әкият геройлары һәм аларның утырып йөрү чаралары турында викторина сорауларына җавап бирделәр. «Кибет»тә киселгән кисәкләрдән юл билгеләрен җыйдылар һәм аларның мәгънәсен аңлаттылар. «Хастаханә»дә велосипедта йөргәндә алырга мөмкин булган яралар һәм андый очракларда беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен өйрәнделәр.  
Сәяхәт нәтиҗәләр ясау һәм җәйне күңелле һәм куркынычсыз уздырырга дигән теләк теләү белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: